Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“ПАД”ның элеккеге җитәкчесе милкенә арест салынды

Чаллы автомобиль юллары предприятиесенең элеккеге җитәкчесе Фәрит Кыямов, үзенә карата кузгатылган җинаять эше буенча, 15,6 млн сум материаль зыянны каплады. Моннан тыш аның 35 млн сумлык милкенә арест салынды. Зыян күрүчеләр, шәһәр хакимияте һәм "ПАД" оешмасының, гаепләнүчегә карата бернинди шикаяте дә юк.

Исегезгә төшерәбез, Фәрит Кыямов РФ җинаять кодексының "акча үзләштерү һәм сарыф итү", "вазифаи вәкаләтләреннән явызларча файдалану" матдәләре буенча гаепләнә. Җитәкче һәм аның апасына карата суд эше июнь аенга билгеләнгән. Ул 17 очрак буенча җавап тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев