Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Популяр алып баручы Илнур Гомәров гаиләсе авыр кайгы кичерә

Илнурның әтисе вафат булды.

Бүген көтмәгәндә кайгылы хәбәр килеп иреште. Татарстанның атказанган артисты, популяр алып баручы Илнур Гомәровның әтисе вафат булды. "Татэнерго" АҖ филиалы, Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесенең алдынгы хезмәткәре Рафик Гомәр улына 63 яшь иде.

Илнур әтисен бик ярата, хөрмәт итте. Чөнки аның һәм улларыңың бүгенге уңышларында әтисенең роле зур. Ул хатынын хөкүмәт эшендә эшләтмичә, аңа: "Син балаларны мәктәпкә, төрле түгәрәкләргә йөрт", - дип тормышны тулысынча үзе алып барган.

Илнур әйтүенчә, Рафик абый сәламәтлегеннән зарланмаган.

"Кичә әни белән авылга - Аксубай районына кайтып килделәр. Бүген иртәнге сәгать уннар тирәсендә үзенең каравытында әтиебезнең йөрәге туктады", - диде артист, яшь аралаш.

Рафик абый белән хушлашу иртәгә 11 сәгатьтә ГЭС бистәсенең "Тәүбә" мәчете янында була.

Без, "Шәһри Чаллы" редакциясе коллективы,  дустыбыз Илнур Гомәров гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз.

Рафик Гомәр улының урыны җәннәттә булсын. Гаиләсенә, балаларына, оныкларына, туганнарына авыр кайгыны җиңәргә Аллаһ ярдәм бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр югалту НЧТС Илнур Гомәров Айрат Зайнуллин