Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин Русия ватандашлыгы хокукы алу өчен ант бирү тәртибе кертергә кушты

Русия президенты Владимир Путин ватандашлык алырга җыенучылардан ант бирдерү тәртибе кертергә тәкъдим итте. Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин президентка антның текстын әзерләргә вәгъдә бирде. Русия президенты Владимир Путин Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин белән очрашуда кайбер илләр тәҗрибәсен кулланып, Русия ватандашы булырга теләгән кешеләрдән ант бирдерүне керетргә кирәк, дип белдерде....

Русия президенты Владимир Путин ватандашлык алырга җыенучылардан ант бирдерү тәртибе кертергә тәкъдим итте. Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин президентка антның текстын әзерләргә вәгъдә бирде.

Русия президенты Владимир Путин Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин белән очрашуда кайбер илләр тәҗрибәсен кулланып, Русия ватандашы булырга теләгән кешеләрдән ант бирдерүне керетргә кирәк, дип белдерде.

"Кайбер дәүләтләрдә ил ватандашы булырга теләүчеләр өчен антлар, башка тантаналы гамәлләр бар. Алар белән кеше илнең ватандашы булырга, аның кануннарын, гореф-гадәтләрен үтәргә, гореф-гадәтләрен һәм тарихын хөрмәт итәргә җыенуын раслый", диде Путин.

Перзидент шулай ук антны бозуылар өчен "юридик чаралар" кертү турында да әйтеп узды.

Володин җавап итеп Русиягә "тугрылык антының" текстын әзерләргә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев