Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәхмәт сиңа, ветеран!

Шәһәребездә зур хөрмәткә лаек кешеләр шактый. Бигрәк тә сугыш һәм тыл, хезмәт ветераннарына бүген рәхмәтләребез зурдан. Без, яшь буын, шушы тыныч тормышыбыз өчен өлкәннәр алдында бурычлы. Аларның сафы елдан-ел сирәкләнә барса да, әле унынчы дистәгә аяк басканнары булу сөенечле хәл. Ветераннар алар - тере тарихыбыз. Шундыйларның берсе - Мәгъфүрә Вәли...

Шәһәребездә зур хөрмәткә лаек кешеләр шактый. Бигрәк тә сугыш һәм тыл, хезмәт ветераннарына бүген рәхмәтләребез зурдан. Без, яшь буын, шушы тыныч тормышыбыз өчен өлкәннәр алдында бурычлы. Аларның сафы елдан-ел сирәкләнә барса да, әле унынчы дистәгә аяк басканнары булу сөенечле хәл.

Ветераннар алар - тере тарихыбыз. Шундыйларның берсе - Мәгъфүрә Вәли кызы Вәлиева. Аңа шушы көннәрдә 95 яшь тулды. Ул Балык Бистәсе районының Биектау авылында, җиденче бала булып дөньяга килә. Урта мәктәпнең 4нче сыйныфын тәмамлаганнан соң, Котлы-Бөкәш авылында китапханәче булып эшли башлый. 1939 елда Күгәрчен авылында яшәүче Габделхак Мөхәммәтфатыйхов белән тормыш кора. Ире 1943 елда сугышка китә һәм 1946 елга кадәр 14нче ремонт-төзекләндерү батальонында хезмәт итә.

Сугыш вакытында Мәгъфүрәгә бик авырга туры килә. Яшь балалы булуга карамастан, җигелеп колхоз эшләрен тарта, җиңү килсен өчен бөтен көчен куеп хезмәт итә. Кибетче булып та эшли, ерак-ераклардан авыл өчен кирәкле товарларны да ташый, кыр эшләренә дә чыга.

Иренең сугыштан исән-сау кайтуына сөенеп бетә алмый ул. Мөхәммәтфатыйховлар гаиләсе кабат тернәкләнеп, яңа тормыш белән яши башлый. Габделхак Мөхәммәтфатыйхович 1946 елдан алып почта бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли. Бу вакытта инде Мәгъфүрә почтальон хезмәтен башкарган була.

Сугыштан соң тагы ике балалары туа. Бүгенге көндә олы уллары Фраиз - Кемерово өлкәсендә, икенчесе Вилорик - Балык Бистәсендә, кызлары Мәфкәрия Чаллыда гомер итәләр.

2004 елда Мәгъфүрә апа Яр Чаллыга кызына күчеп килә. Бүгенге көндә аның биш оныгы, тугыз оныкчыгы, оныкчыкларының тагын ике оныгы бар.

Шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев Бөек Ватан сугышы ветераны Мәгъфүрә Вәлиевна Вәлиеваны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Ул ветеранга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Без дә газета укучыларыбыз исеменнән ветеранга исәнлек-саулык телибез.

Мирһади Разов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X