Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Роспотребнадзор” идарәсе россиялеләргә "Үбешүдән туктагыз" дигән киңәш бирә

Белгечләр бу көннәрдә шулай ук кул биреп күрешүләрдән дә тыелырга, кулларны еш юып торырга, башка кеше бармаклары тимәгән савыт-сабадан гына ашарга киңәш итә.

Бу чаралар дөньяны хафага салган коронавирусны кисәтү максатыннан эшләнә.

“Роспотребнадзор”да аеруча кеше күп булган урыннарда, аэропортларда, җәмгыять транспортында сак булырга куша, андый урыннарда предметларга кагылуны мөмкин кадәр азайтырга, кагылган хәлдә кул белән бит-күзгә тимәскә киңәш итә.

Кытайда яңа типтагы коронавирустан 170 кешенең үлүе, авыручыларның саны 7771гә җитүе билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев