Россиядә ясалма интеллект буенча югары сыйныф укучыларына дәреслек әзерләнә
Яңалыклар тасмасы

Россиядә ясалма интеллект буенча югары сыйныф укучыларына дәреслек әзерләнә

Бу хакта РФ Мәгариф министры хәбәр итте.

Россиядә 10-11 сыйныф укучылары өчен ясалма интеллект буенча дәреслек эшләнә. Алар белән барлык укытучылар да бушлай тәэмин ителәчәк. Бу хакта «Иннополисның цифрлы көннәре» пленар сессиясендә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. 

«5-9 сыйныфлар өчен дәреслек бар, хәзер 10-11 сыйныфлар өчен әзерлибез. Укытучыларга ясалма интеллектны куллану буенча методик тәкъдимнәр әзерләдек», - диде ул.

Хәзер бөтен ил укытучылары тарафыннан ясалма интеллект куллануга өйрәтү бара, дип өстәде Кравцов.


мәгариф ясалма фәһем

Нет комментариев