Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиялеләр иң ямьсез ир-атлар исемлеге өчлегенә кергән

BeautifulPeople.com дип аталган сайт (аны әле тагын "Матур кешеләр клубы" дип тә атыйлар) үз кулланучылары фикеренә нигезләнеп иң матур һәм иң ямьсез ир-атлар яшәүче илләр исемлеген төзегән. Без бу исемлек белән килешеп бетмибез, ә сез ни диярсез икән? Әлеге клубның вәкиле булыр өчен, заявка бирү, регистрация ясау гына җитми. Сине...

BeautifulPeople.com дип аталган сайт (аны әле тагын "Матур кешеләр клубы" дип тә атыйлар) үз кулланучылары фикеренә нигезләнеп иң матур һәм иң ямьсез ир-атлар яшәүче илләр исемлеген төзегән. Без бу исемлек белән килешеп бетмибез, ә сез ни диярсез икән? Әлеге клубның вәкиле булыр өчен, заявка бирү, регистрация ясау гына җитми.

Сине клубның башка вәкилләре, фотоңа һәм кыскача бәяләмәңә карап, сайлап алырга тиеш. Гадәттә, әлеге сайлап алуны британиялеләр, поляклар һәм россиялеләр үтми икән. Аларның бары 9%ы гына клубка кертелгән. Шул рәвешле алар иң ямьсезләр рәтенә кертелгән дә инде.

Ә иң матур ирләр Швециядә яши икән. Заявка калдырганнарның 60%ы клубка кертелгән. Шулай ук матурлар Бразилиядә (41%) һәм Даниядә (40%) тереклек итә, ди.

Ә гүзәл затларга килгәндә, рейтинг түбәндәге: чибәрләрнең-чибәрләре Норвегиядә (70%), чибәрләр Швециядә (62%) һәм «ничавалар» Исландиядә (61%) күп икән. Россия хатын-кызлары ничәнче урында булуы билгесез, дип яза baltasi.ru.

Россия ир-атларын ямьсезләр рәтенә кертүнең бу беренче генә очрагы түгел. Шулай да, әлеге исемлек белән килешәсе килми. Россиядә чибәр кызлар да, матур егетләр дә буа-буарлык. Әмма алар барсы да әлеге клубта теркәлергә теләк белдерә дигән сүз түгел. Ә Сез килешәсезме?

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев