Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Гатин волонтер-ветврачлар эзли

Лисичансктагы проблеманы хәл итәр өчен аңа ярдәм кирәк.

Лисичанскта яшәүчеләрне үзенең кыр кухнясында пешкән ризык белән тукландыручы шәһәрдәшебез Рөстәм Гатин анда барлыкка килгән проблема турында сөйләгән иде. Моннан укый аласыз.


Әлеге шәһәрдә сукбай этләрнең чамадан күп үрчүе, аларның кешеләргә ташлана башлавы турында ул: "Бу җитди проблема. Аны ничек тә хәл итәргә кирәк. Этләр санын киметү өчен аларны стерильләштерергә була. Моның өчен, әлбәттә, волонтёрлар ярдәме кирәк булачак", - диде.


Моны исәпкә алып, Рөстәм Гатин Чаллыдан ветеринар яки этләр (җанварлар) белән эшләүдә азмы-күпме тәҗрибәсе булган кешеләрне үзе белән барырга чакыра. 


Теләк белдерүчеләр “Шәһри Чаллы”га мөрәҗәгать итә ала. Рөстәм Гатин Лисичансктан кайткач, волонтерлар белән редакциядә очрашачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев