Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Гатинга - чираттагы ярдәм

Чаллыдан Лисичанскка тагын 20 тонна кирәк-яраклар җибәрәчәкләр.

20 январьда Лисичанкка тагын гуманитар ярдәм машинасы китәчәк. Бу юлы ул эшмәкәр Рөстәм Гатин белән эшләүче волонтёрларга исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Гатин кыр кухнясы ярдәмендә көн саен 5 мең кешегә кайнар аш ашата. Ел ярым эчендә ул авыр хәлдә калган Лисичанскта яшәүче 2 млн 300 мең кешене тукландырган. Хәзерге вакытта азык-төлек, кирәк-яраклар, автомобиль запчастьләр туплау бара. Мэр Наил Мәһдиев фронт шартларында эшләүче волонтёрларны кайгырту мәсьәләсен дә күтәрде. 

 “Волонтёрлар хезмәте түләнергә тиеш. Шуңа күрә хезмәт хакын түләүне үз өстебезгә алдык. Гуманитар ярдәмне туплап, январь ахырына Лисичанскка җиткерергә планлаштырабыз. Узган ел Донецк Халыклар Республикасына 700 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды. Күпме акча сарыф ителгәнен әйтеп тормыйм”, - диде мэр Наил Мәһдиев.  

Мэр хәрбиләргә көн саен ярдәм итүче "Своих не бросаем 116" волонтёрларына, гуманитар ярдәмне илтү өчен йөк машиналарын бирүче ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулинга рәхмәтен җиткерде.

Чаллы хакимияте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев