Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Розалия Мәмәтова өченче тапкыр суррогат әни булырга җыена

«Бүтән бармасмын дисәм дә, кешеләргә минем ярдәмем кирәк. Булдыра алсам, булышачакмын», - ди ул.

Шушы көннәрдә газетабыз герое Розалия Мәмәтованың хәлен белешеп алдык. Хәбәр иткәнебезчә, ул ярты еллап элек, бер гаиләгә кыз бала табып биргән иде. Шул рәвешле ул икенче тапкыр суррогат әни хезмәте күрсәтте. Кызчыкның биологик әти-әнисе Розалия белән әле дә элемтәдә торалар. Аңа сабыйның фотоларын күрсәтәләр, яңа "һөнәрләре" хакында да язып торалар.

Ә менә беренче гаилә суррогат әни белән бөтенләй элемтәгә чыкмый. Алар шулай теләгән. Розалия ул гаиләгә малай табып биргән иде.

Икенче тапкыр суррогат әни булганнан соң Розалия Мәмәтова бүтән проектларда да үсәргә теләвен, вакытын үзенең ике баласына багышлаячагын әйткән иде.

Соңгы сөйләшүдә ул: "Миңа тагын суррогат әни булырга тәкъдим ясадылар. Био әти-әниләр инде бар. Бүтән бармасмын дисәм дә, кешеләргә минем ярдәмем кирәк. Булдыра алсам, булышачакмын. Әлегә икенче баладан соң берәр ел сәламәтлегемне ныгытырга телим. Аннары күз күрер,"- диде суррогат әни Розалия Мәмәтова.

Розалия Мәмәтова турында БИРЕДӘ  язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш