Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

“Рәсәй эше” кадрлар үзәгенә 25 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте

Ел башыннан эш эзләү максатыннан кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр саны 25128 кеше тәшкил итте. Бүгенге көндә Чаллыда 5 755 эшсез граждан теркәлгән.

Эш­сез­лек дә­рә­җә­се 2,04 % тәш­кил итә. Рес­пуб­ли­ка бу­ен­ча бу күр­сәт­кеч – 2,66 %. Мәш­гуль­лек үзә­ге­нең мәгъ­лү­мат­лар бан­кын­да 6150 ва­кан­сия бар. Шә­һәр­нең 921 пред­при­я­ти­е­се “Ро­си­ия эше” пор­та­лын­да тер­кәл­гән. Ел ба­шын­нан бир­ле тү­лән­гән ак­ча­лар­ның сум­ма­сы 649 млн 660 мең сум тәш­кил итә, шул исәп­тән, 18 яшь­кә ка­дәр­ге ба­ла­лар өчен 459 млн 555 мең сум ак­ча эш­сез граж­дан­нар­га тү­лән­гән.

2020 ел ба­шын­нан 7 350 ке­ше эш­кә ур­наш­ты­рыл­ган, но­ябрь аен­да 655 ке­ше эш бе­лән тә­э­мин ител­гән, де­кабрь­дә – 231 ке­ше.

На­ил Гам­бә­ро­вич, сез­нең йөк­лә­мә бу­ен­ча без Кам­гэ­сэ­нер­гос­т­рой га бар­дык. 1 де­кабрь­гә пред­при­я­ти­е­дә 145 ке­ше исәп­лә­нә, шу­лар­ның 30ы ин­же­нер-тех­ник хез­мәт­кәр­ләр һәм 115е – эш­че­ләр. 72 ке­ше пен­си­о­нер һәм пен­сия ал­ды яшен­дә. Ни­гез­дә, хез­мәт­кәр­ләр­нең кү­бе­се як­лар ки­ле­шүе бу­ен­ча ок­тябрь аен­да эш­тән азат ител­гән, – диРә­сәй эше кадр­лар үзә­ге ди­рек­то­ры Тать­я­на Бы­да­но­ва.

Аның әй­тү­ен­чә, әле­ге пред­при­я­тие граж­дан­на­ры ЖБИ Гор­строй, Стро­йИн­вест, Го­род­строй, ЗСК, Ре­сурс, Тем­по Ка­ма ме­талл кон­ст­рук­ци­я­лә­ре за­во­ды, КА­МАЗ” АҖ, пресс-ра­ма за­во­ды һәм шә­һәр­нең баш­ка пред­при­я­ти­е­лә­ре­нә эш­кә ур­наш­ты­рыл­ган.

9 де­кабрь­дә КА­МАЗ АҖ, Ка­ма-Трейд һәм Го­род­строй пред­при­я­ти­е­лә­ре кат­на­шын­да күч­мә ва­кан­си­я­ләр яр­мин­кә­се уз­ды. Хез­мәт­кәр­ләр бе­лән оч­раш­тык, ан­да 50гә якын ке­ше иде. Бу көн­не шә­һәр­нең әле­ге пред­при­я­ти­е­лә­ре­нә ге­нә тү­гел, ә Яр Чал­лы­ның бар­лык пред­при­я­ти­е­лә­ре бу­ен­ча да ва­кан­си­я­ләр бил­ге­лән­де, – ди­де Тать­я­на Бы­да­но­ва эш­лек­ле дү­шәм­бе­дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев