С витаминының зыяны бармы?
Белгеч җавап бирде.
Салкын тию вакытында күпләр С витамины ярдәмендә иммунитетны ныгытырга һәм вируслардан сакланырга тырыша. С витаминының организмга ничек тәэсир итүе турында югары категорияле табиб-терапевт Алексей Водовозов түбәндәгеләрне сөйләде.
– Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, С витамины вируслы инфекцияләрне дәвалау һәм профилактикалау өчен яраклы түгел, гәрчә бу микронутриентның салкын тиюгә каршы көрәше турындагы миф әлегә кадәр шактый популяр булса да – ди ул –
С витамины нинди дә булса авыруларга каршы профилактик һәм терапевтик чара буларак эшләми. Витаминнар – азык ингредиенты, һәм алар авитаминоздан башка берәр нәрсәдән дәваласа, бик сәер булыр иде. С витамины җитмәү сәбәпле реаль авитаминоз – ул цинга, аның очраклары сирәк, гадәттә, алар каты авырулар белән бәйле була.
Шулай ук, табиб С витаминының зыяны турында да әйтте. Бу компонентны үз эченә алган препаратларны даими кабул итү сидек юлларында таш барлыкка килүгә китерергә мөмкин, ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев