Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Саксызлык бәласе

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан Яр Чаллы шәһәре Боз сараеның хоккей буенча 65 яшьлек тренер-мөгаллиме Ш.Б.га карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять кодексының 109нчы маддәсе 2нче өлеше (һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә, саксызлык белән үлемгә китерү) буенча җинаять кылуда шикләнелә. Тикшерү версиясе буенча, 2014 елның 22...

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан Яр Чаллы шәһәре Боз сараеның хоккей буенча 65 яшьлек тренер-мөгаллиме Ш.Б.га карата җинаять эше кузгатылган.

Ул РФ Җинаять кодексының 109нчы маддәсе 2нче өлеше (һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә, саксызлык белән үлемгә китерү) буенча җинаять кылуда шикләнелә.

Тикшерү версиясе буенча, 2014 елның 22 ноябрендә Яр Чаллыда Боз сарае бинасы артындагы 2нче урам кортында күнегүләр уздырганнан соң, тренер капкаларны ача алмый һәм балаларга киртәдәге тишек аша чыгарга тәкъдим итә. Кайбер малайлар койма аша сикерергә уйлый. Нәтиҗәдә, 10 яшьлек малай 3 метр биеклектән башы белән бетон мәйданчыкка килеп төшә һәм башын имгәтә. 4 декабрь көнне ул хастаханәнең реанимация бүлегендә җан бирә.

Б. җинаять кылуга катнашын таныган. Хәзерге вакытта ул вазифасыннан читләштерелгән. Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев