Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сарымсак утыртыр чак җитә

Сарымсакны сентябрь азагы октябрь башында утырталар. Шуннан да иртәрәк утыртканда ул тишелеп чыга һәм кышын өши. Соңгарак калса, тамыр җибәрергә өлгерми. Сарымсак грунт суларының якын булуын яратмый. Аңа кояшлы урын кирәк. Сарымсакны бер урында ике елдан артык үстерергә ярамый. Аны бәрәңге, суган үскән урынга утыртмаска тырышыгыз. Сарымсак түтәлен язын су...

Сарымсакны сентябрь азагы октябрь башында утырталар. Шуннан да иртәрәк утыртканда ул тишелеп чыга һәм кышын өши. Соңгарак калса, тамыр җибәрергә өлгерми.

Сарымсак грунт суларының якын булуын яратмый. Аңа кояшлы урын кирәк. Сарымсакны бер урында ике елдан артык үстерергә ярамый. Аны бәрәңге, суган үскән урынга утыртмаска тырышыгыз. Сарымсак түтәлен язын су ятмый торган урынга ясарга кирәк.

Утырту өчен иң сәламәт, чери башламаган сарымсакларны сайлап, тырнакларга аерырга кирәк. Сарымсак тырнакларын 5-7 см ара калдырып утырталар. Рәт арасы кимендә 20 см булырга тиеш.

Көз коры килсә, сарымсак түтәленә 5 көн саен су сибеп торырга кирәк булачак. Сарымсак өшемәсен өчен, аны кар күп яткан урынга утыртырга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев