Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр халкын ни борчый?

Моннан ике ел элек Яр Чаллыда шәһәр мэрының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе эшли башлады. Әлеге вакыт эчендә бирегә сораулары белән 1907 кеше (2012 елда - 445 кеше, 2013 елда - 832 кеше) мөрәҗәгать иткән. Агымдагы елда 630 кеше кабул ителгән, шуларның 210ы белән шәһәр мэры шәхси очрашкан. Мэрның халык белән...

Моннан ике ел элек Яр Чаллыда шәһәр мэрының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе эшли башлады. Әлеге вакыт эчендә бирегә сораулары белән 1907 кеше (2012 елда - 445 кеше, 2013 елда - 832 кеше) мөрәҗәгать иткән.

Агымдагы елда 630 кеше кабул ителгән, шуларның 210ы белән шәһәр мэры шәхси очрашкан. Мэрның халык белән эшләү буенча ярдәмчесе Ольга Горбунова әйтүенчә, шәһәрдәшләр аеруча торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемалар, аерып әйткәндә, торак йорт территорияләрен төзекләндерү, күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфаты түбән булу, гомуми йорт исәпләүләре һ.б. белән киләләр. 450 граждан торак шартларын яхшырту мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән. Шулай ук йорт территориясендә машина кую урыннары булмау, тиешсез вакытта алгольле эчемлекләр сату, яшьләрнең мәшгульлеге кебек проблемалар да шәһәрдәшләр игътибарыннан читтә калмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X