Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сидоровка – өметләр бистәсе

Чаллының Сидоровка бистәсе гомер-гомергә үги бала кебек кимсетелеп килә. Шәһәр өчен мөһим булган предприятие, үзәкләр, җәмәгать биналары, уку йортлары, ике вокзал, сәүдә базалары булса да, бистәне шәһәрнең караңгы почмагы дип йөртәләр. Квартир сатып аласың килсә, иң түбән бәялеләр Сидоровкада. Криминаль вакыйгалар да күбрәк шушында яшәүчеләр белән була. Җитештерүче предприятиеләрдән килгән...

Чаллының Сидоровка бистәсе гомер-гомергә үги бала кебек кимсетелеп килә. Шәһәр өчен мөһим булган предприятие, үзәкләр, җәмәгать биналары, уку йортлары, ике вокзал, сәүдә базалары булса да, бистәне шәһәрнең караңгы почмагы дип йөртәләр. Квартир сатып аласың килсә, иң түбән бәялеләр Сидоровкада. Криминаль вакыйгалар да күбрәк шушында яшәүчеләр белән була. Җитештерүче предприятиеләрдән килгән исләре белән дә дан тота бу район. Ә бит гигант КАМАЗ заводларын төзергә килүчеләр беренче биналарны биредә кордылар, тәүге тулай тораклар да монда булды. Димәк, Сидоровкадан яңа Чаллы тарихы башлана. Биредә кайчандыр гөрләп эшләп торган ит комбинатында инде конфет ясау фабрикасы, беренче икмәк пешерү корылмалары да бүген "Чаллы икмәге"нең бер бүлеге булып халыкны ипи белән тәэмин итә. Ә инде күпләп сатып алу базалары үзе бер шәһәрчек сыман. Бер уйласаң, Сидоровкада яшәү эшлекле кешеләргә менә дигән урын!

Сидоровканы яңартырга, төзекләндерергә, матурларга, яшелләндерергә! Шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев биредә булып, парк зонасын караганнан соң шулай диде. Биредә тәртип урнаштыру, төзекләндерү мөһим, чөнки Казан ягыннанмы, Әлмәт ягыннанмы кунаклар килә икән, Сидоровка аша үтеп, шәһәрнең нинди булуы турында тәүге тәэсирләр алалар. М-7 федераль трассасы да бистә кырыеннан үтә. Шәһәр хакиме яңа уку елы башлануга биредә ике спорт мәйданын төзеп, файдалануга тапшырырга боерды. Беренчесе кече футбол кыры булып, икенчесе - җилем валчыклары белән капланган баскетбол, волейбол уйнау мәйданчыгы. Сидоровкада мәктәпләр, училищелар, көллиятләр шактый. Яшьләр өчен менә дигән бүләк булачак ул! Бу төзелеш программасын республикабыз казнасы финанслый. Сүз уңаеннан әйтеп китик, Чаллыда тиз арада 11 спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Барысы да хөкүмәтебез бюджетыннан.

Казан проспектыннан алып С-135 С-145 С-15 йортлары ишек аллары яныннан җәяүлеләр сукмагы һәм велосипедта йөрү юллары да булырга тиеш. Бу ике параллель юлның киңлеге 3,5 метр булыр дип фаразлана. Әлбәттә инде, сукмаклар читенә, төннәрен караңгы булмасын өчен, яктырткычлар куячаклар. Димәк, август ахырларына бистәдә төзекләндерү, төзү эшләренең беренче этабы төгәлләнәчәк. Васил Шәйхразиев велосипедта йөрү юлларының дәвамлы булуы хакында да әйтте. Ул Тукай яр буеннан сузылып, "Колизей" күңел ачу комплексына кадәр үк барып җитәчәк. Яңа шәһәрнең "Гренада" паркында да киләчәктә велосипедта тигез юллардан элдерәчәкбез икән әле.

Сидоровканы матурлау, яңарту өчен күп көч түгәргә кирәк. Анда яшәүчеләр үзләре дә өмәләр оештырып агачлар утыртсалар, җыештыру эшләрен башкарсалар, бик яхшы булыр иде. Бистәнең дәрәҗәсен күтәрү алардан да тора. Миңа калса, Чаллының бу почмагы әле үзенең икенче яшьлеген кичерәчәк: транспортка йөрергә уңайлы, шулай булгач, тагы халык өчен файдалы үзәкләр төзелер, йортлар салыныр, парклар барлыкка килер дип өметләнәсе килә.

Мирһади Разов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев