Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Солдатларга “коры” аш ясаучы хатын-кызларга Рөстәм Гатин ярдәм итәргә әзер

Әмма бер проблема бар.

Хәрбиләргә “коры", ягъни тиз пешә торган аш әзерләүче хатын-кызларыбыз турында күп тапкырлар язып чыктык. Алар пешкән яшелчәләрне киптереп, махсус вакуум пакетларына тутырып фронтка җибәрә. (бу хакта тулырак моннан укый аласыз) 

“Яшелчә белән ярдәм итүчеләр күп. Капчыклап китерүчеләр дә бар. Җитешмибез. Кызларыбызның күбесе эштә. Яшелчә чистарту, киптерүгә кич, кайткач кына тотыналар”, - дип сөйләгән иде әңгәмәнең берсендә “Вкус дома НЧ” төркемен оештыручы Инна Челышева. Бу, әлбәттә, вакыт һәм көч сарыф итә. Эшче куллар һәрвакыт кирәк. 

“Вкус дома НЧ” төркемендәге кызларның берсе ярдәм сорап социаль челтәрендә яза. Моны эшмәкәр, Чаллыда  “Приют человека” хәйрия проекты җитәкчесе Рөстәм Гатин күреп кала. Ул аларга үзенең һөнәри аш-су җиһазларын куллануга биреп торырга тәкъдим итә. 

-    Интернетта бер кызның язуын күрдем дә, мин ярдәм итә алам бит дип уйладым. Аш-су минем темам бит ул. Яшелчә эшкәртә торган җиһазларым бар. Бәрәңге чистарту җайланмасы бер чиләкне 5 минутта чистарта. Яшелчә тураучы җиһаз бер капчык кишерне 15 минутта эшкәртә. Ә кызларга шул ук күләмне эшкәртү өчен күпме вакыт кирәк! Күпме көчләре сарыф итәлә! Алар “коры аш”ларны күбрәк ясасыннар дип әйтүем түгел. Эшләрен җиңеләйтәсем килә, - ди Рөстәм Гатин. 

Яшелчә эшкәртү җиһазларыннан тыш, Рөстәм Гатин раковина, өстәл, туңдыргыч, кәстрүл, таз кебек кирәк-яракларны да бирергә әзер. Әмма бер проблема бар. Әлеге җиһазларны фатирда урнаштырып булмый. Алар һөнәри. Тавышы каты. Шуңа күрә аерым цех ише урын кирәк. 

-    Шәһәрдә җиһазларны урнаштырырлык бина булса яхшы булыр иде. Ярдәм итәргә теләүчеләр табылса, җиһазларымны кызларга файдалануга рәхәтләнеп тапшырам. Бина шәһәрдән ерак булмасын иде. Берәр аш-су учреждениесе бүлмә бирсә дә бик әйбәт, - диде Рөстәм Гатин.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Гатин Лисичанск шәһәре халкына кайнар аш ашата. Хәзерге вакытта ул Чаллыда, ялда. Бер атнадан китәргә җыена. Аның турында материаллар:

Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатин әтисенең туган көнендә хәрби операциягә китте (моннан укыгыз)

Чаллы мэры Луганскка мохтаҗларны ашатучы Рөстәм Гатин янына барды (моннан укыгыз) 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби гуманитар ярдәм МАХСУС хәрби операция