Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сугышы ветераны Валерий Колпский әле хәзер дә газета-журналлар алдырып укый

Комсомол районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча актив эш алып барыла. Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшыру оештырылды.

Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин һәм Шәһәр Советы депутаты Рубин Бадиков Бөек Ватан сугышы ветераны Валерий Михайлович Колпскийга бүләк тапшырдылар.

Валерий Михайлович Иваново өлкәсенең Палехский районы Клетново авылында туа. 17 яшендә, вакытыннан алда урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат алгач, аны Совет Армиясе сафларына озаталар. Сигезенче аерым гвардия Һава-десант бригадасында хезмәт итә. 2 Белоруссия фронтының аерым операцияләрендә катнаша. Хәрби исеме: лейтенант.

1950 елда хезмәт итеп кайткач, Иваново энергетика институтына укырга керә. Валерий Михайлович 1955 елда югары белем турында диплом алгач, Сталинград ГЭСын төзүгә җибәрелә, әлеге предприятиедә ул 1969 елга кадәр эшли.

1969 елда юллама буенча Чаллыга «Камгэсэнергострой» предприятиесе төзелешенә килә. Валерий Михайлович лаеклы ялга «Гидрострой» трестыннан 15 ел төзелешнең баш энергетигы булып эшләгәннән соң китә.

Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныгы һәм ике оныкчыклары бар.

Валерий Михайлович «Германияне Җиңгән өчен», «Фидакарь хезмәте өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Мәгълүмати газета-журналлар уку белән мавыга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев