Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Светлана Карпова: «Оекбашларны өйдән килеп алалар»

Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле активистлар 9 меңнән артык җылы киемнәр бәйләп җибәргән.

Чаллы активисты Светлана Карпова оештырган "Дарим тепло НЧ" төркеме өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле эшли. Шул вакытта кул осталары 6300дән артык пар йон оекбаш, меңләп снуд, бияләй, баш киемнәре һәм башка бәйләнгән кирәк-яраклар җибәрде. Моннан тыш, алар 7 меңнән артык коры душ та ясап озатты. Аларны хәрбиләр юыну өчен куллана. 

"Узган ел бәйләнгән оекбашларны җыеп, бер урынга гына тапшырган булсак, хәзер өйдән үк килеп алалар. Аеруча хәрби операциядә катнашучыларның туганнары, әти-әниләре килә. Хәтта Казаннан бер ханым ярдәм сорап чыкты. Бердәнбер улы СВОда. Ире белән шулай гуманитар ярдәм җыеп, үзләре илтәләр икән. Бәйләнгән оекбашлар биреп җибәрдек. Икенче юлы "выживание" браслетлары (браслет итеп бәйләнгән 5 метрлы җеп, ул кирәк вакытта тиз сүтелә) сорап яздылар. Хәзер 15нче мартка кадәр "коры" душлар сорыйлар", - ди Светлана Карпова. 

Хәрбиләргә оекбаш һәм башка киемнәрне шул берүк кешеләр бәйли, ди активист. Кайчак яңалары да өстәлә. Җитешмиләр. Носкиларга ихтыяҗ зур. 

"Кулыбыздан килгәнчә тырышабыз. Һәрберсенә ярдәм итәргә телибез. Бер хатын-кыз иренә носкилар сорап мөрәҗәгать итте. Аның иренә генә җибәреп булмый бит! Ире белән бергә хезмәт итүче ир-егетләргә дә носкилар тапшырдык. Хәрбиләрнең һәркайсына игътибар күрсәтәсе килә", - ди Светлана. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев