Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сынауларда сынмыйча

Тормышта төрле хәлләр очрый. Адәм баласы үз башыннан ниләр генә кичерми. Таҗикстанда туып Ырынбурда үскән, бүгенге көндә Чаллыда яшәүче Самат гыйбрәтле тормыш юлы үткән. Күп балалы гаиләдә үсә ул. Таҗикстанда ыгы-зыгылар башлангач Ырынбур өлкәсенә кайтып төпләнә.

Шунда белем алып, гаилә корып, матур гына яши башлый. Кечкендән хезмәтне яратып үсә егет. Шуңа да өйләнгәч һәрвакыт үз эшен булдырырга омтыла. Берничә ел эчендә йорт төзи, 16 сыер асрый: сөт, ит, ашлык сата. Роза белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Тормышлары шулай көйле генә бара. Тик бәла аяк астында йөри диләр бит.

Шулай бервакыт Ырынбурдан Казанга барганда Саматның машинасы каршы як полосага чыга һәм йөк машинасына килеп бәрелә. Бәхетенә, машинада ул үзе генә була. 40 яшьлек ир 3 ай хастаханәдә ята. Аның умыртка баганасы җәрәхәтләнгән була. Табиблар Розага "Ирегез, аягына баса алмаячак", - диләр.

Розага аяз көнне яшен суккан кебек була. Ул инвалид ир белән яшәвен күз алдына да китерми. Әкренләп үзенә отышлы планнар кора. Дуслары Саматны хастаханәдән кайтаралар. Балалар "Әти" дип аның муенына сарылалар. Тик хатыны гына шатланмый.

Сәрия белән Динар урамга уйнарга чыгып киткәч, Роза иренә: "Минем яшь гомеремне әрәм итәсем килми. Гафу ит, Самат. Мин аерылырга карар кылдым", - ди.

Түшәмгә текәлеп яткан ир, бер мәлгә аңын югалткан кебек була. "Гомергә бергә булабыз", - дип вәгъдә биргән хатыныннан бу сүзләрне көтми ул. Авыр вакытларымда Роза таянычым булыр, әкренләп аякка басармын дип өметләнгән ир берара дәшми тора да: "Ярый, мин берни дә эшли алмыйм. Синең язмышың үз кулыңда", - ди.

Шулай итеп алар аерылыша. Самат әти-әнисе янында кала.

- Аллага шөкер, дусларым әйбәт булды минем. Хатынымның ташлап китүен белгәч тә, җыелышып килделәр. Бераздан бик күп акчалар түләп Кытайдан килгән табибка дәваларга илттеләр. Массаж ясап, дару үләннәре төнәтмәләре эчереп, мазьләр сөртеп дәвалады мине доктор. Аллаһының рәхмәте белән ярты елда аякка да бастым. Нинди генә авыр вакытларымда да балаларымны ташламадым... - ди Самат, ул вакытларны искә алып. Аннары тормышымны яңадан башларга булдым. Әниемнең апасы Чаллыда яши иде. Автошәһәргә күчеп килдем. Кече эшмәкәрлек белән шөгыльләндем. Өч баламны да олы тормыш юлына бастырдым, барысын да фатирлы иттем. Яхшы эшләргә урнаштырдым. Шөкер, тормышымда яхшы кешеләр күп очрады.

Аннары ул янәдән өйләнә. Хатыны сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли. Алар дуслары сокланырлык матур яшиләр. Самат әкренләп Таҗикстаннан туганнарының балаларын да Россиягә кайтара. Алар әтиләре янына килеп йөриләр.

"Мин тормышымнан канәгать. Аллага шөкер, бүген яраткан эшемне башкарам. Рәхәтләнеп машинада йөрим, балыкка, ауга йөрергә, табигать белән аралашырга яратам",- ди ул.

"Мине ташлап киткәч, Розаның гына бәхете булмады. Бер бай урыс кешесенә кияүгә чыккан иде. Ире бик көнчел булган. Бер вакыт Розаның улы белән телефоннан сөйләшүен ишетеп, көнчелектән өйдә җәнҗал куптарган. Аннары хатынына кул күтәрүдән дә тайчынмаган. Урындык белән бәреп, аягын сындырган. Вакытында табибка бармаган. Аягы чери башлаган. Розаның аягын кисеп, протез куйдылар. Ярдәмемнән ташламыйм, ул бит балаларымның әнисе. Минем тормышым күпләргә гыйбрәт булырлык. Кешеләргә игелек кылудан курыкмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә аны меңе белән үзеңә кире кайтара бит", - ди язмам герое. Аны тыңлагач, бу сүзләрнең хаклыгына мин тагын бер кат инандым.

Зөлфия Галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев