Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Танылган язучының кызы Айсылу Чижевская төрмәгә эләккән?!

Ни булган?

Татарстанның халык язучысы Рөстәм Мингалимовның кызы, җырчы Ренат Ибраһимовның туганы Айсылу Чижевскаяны төрмәгә утыртканнар.
Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.

«Танышымның «тырышлыгы» белән  төрмәгә утырттылар. Ни өчен дисез? Даниилга кияүгә чыккан өчен», – дигән ул. 

Аның  турында монда язган идек.  

Чынлыкта исә фотодагы төрмә антураж киностудиядәге декорация. Казанның вокал   укытучысы Айсылу Чижевскаяна кинога төшәргә чакырганнар. Ул «Холод» исемле криминаль драмада уйный. Әлеге кинода телевидение алып баручысы Лариса Гузеева да төшкән. 

Фото Айсылу Чижевскаяның соцчелтәреннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айсылу Чижевская-Мингалим төрмә Лариса Гузеева