Татар яшьләре форумга җыелды
"Татар һәм татарча" сүзен ишетү белән сезнең күз алдыгызга нәрсә килеп баса?" Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе Тәбрис Яруллин автокала студентларына әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Башкала кунагы Яр Чаллыга "Мизгел" милли мәдәни клубы, "Нур" яшьләр үзәге һәм Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе оештырган Татар яшьләре форумына килде....
Ян-яктан "чәк-чәк", "өчпочмак", "сөтле чәй", "түбәтәй", "калфак" кебек сүзләр яңгырады. "Кызыклы һәм популяр җаваплар, - дип дәвам иттерде сүзен Тәбрис. - Әмма игътибар итсәгез, алар күбрәк үткән чорны чагылдыра. Ә замана күзлегеннән чыгып, сез әлеге сорауга ничек җавап бирер идегез?" Зал моңа тынлык белән җавап кайтарды.
- Бүгенге форумның максаты да татар телен, сәнгатен замана таләпләренә туры китерердәй алымнар белән үстерү, популярлаштыру ысуллары турында сөйләшү, моны тормышка ашырырдай юллар эзләү", - дип аңлатты яшь белгеч. Чарада шулай ук мәктәп укучылары һәм студентларының "Сәләт" клубы президенты Игорь Смирнов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Рәшит Бәшәров, Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов, ТРның атказанган җырчысы Гөлдания Хәйруллина, Татар КВН - "Шаяннар һәм тапкырлар" клубы лигасы директоры Рамил Әгъдиев, ТРның атказанган артисты "Болгар" бию театрының репетиторы Рушания Сабирова да чыгыш ясадылар. Алар яшьләр белән берничә секциягә бүленеп эшләделәр. "КВН. Татар эстрадасы. Татар дискотекасы", "Республика күләмендәге проектларны эшләү һәм яклау", "Хореография", "Сәхнә арты серләре", "Вокал" бүлекләрендә иҗади проектлар да әзерләделәр.
Тәбрис Яруллин үз секциясендә "Республика күләмендәге проектларны эшләү һәм яклау" турында сөйләде. Моны ул үзе җитәкләгән Бөтендөнья татар яшьләре форумы иҗтимагый оешмасы мисалында аңлатып та китте.
- Безнең оешмада даими эшләүче җиде кеше бар. Аларның һәрберсе билгеле бер өлкә буенча эш алып бара. Моннан кала безгә күпсанлы волонтерлар да ярдәм итә. Күмәк бердәм эш нәтиҗәсендә, без бөтен дөнья буенча диярлек сибелеп яшәгән татарлар белән элемтәдә торабыз. Безнең төп максат: татарчаны - актуальләштерү һәм актуальне - татарчалаштыру. Моны без даими оештырылучы "Мин татарча сөйләшәм" социаль акция кысаларында да, "Акыл фабрикасы", "Печән базары" кебек чаралар ярдәмендә тормышка ашырырга тырышабыз", - дип сөйләде ул.
Чыннан да, мәгълүмати технологияләр заманасында яшьләрне кызыксындырырдай алымнар белән эш итәргә кирәк. Хәзерге заманда гади милли бәйрәмнәр, киемнәр генә татар мәдәниятенә, сәнгатенә кызыксынуны саклап кала алмый. Актуаль ысуллар таләп ителә.
- XXI гасыр - смайликлар белән аралашу, интернет белән тыгыз элемтәдә яшәү чоры. Хәзерге заман яшьләреннән татарча аралашып, татар телен популярлаштыруларын телибез икән, аларга якын булган өлкәләр аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. "Мин татарча сөйләшәм" социаль акциясе логотибына гына күз салсагыз да, анда елмаеп торган смайликны күрерсез. Хәтта, татар телен аңламаган кешеләр дә аны күреп, дуслык мөнәсәбәтен аңлаячаклар, - дип сөйләде белгеч.
Әйтергә кирәк, форумда шактый гына иҗади проектлар да күрсәтелде. Файдалы очрашуны яшьләр заманча флеш-моб белән төгәлләделәр. Студентлар яшел, ак, кызыл төсле кәгазьләрне тотып, Татарстан картасын төзеделәр. Ышанасы килә, форумда яңгыраган фикерләр һәм проектлар киләчәктә тормышка ашып, туган телебезне актуальләштерергә ярдәм итәр.
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев