«Татарча диктант» язарга әзерләнегез
Чара 8-10 ноябрь көннәрендә узачак.
8-10 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә «Татарча диктант» акциясе IX тапкыр узачак.
Ул татар теле сөючеләрен берләштерүгә, дөрес язу һәм әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Диктантта һәркем катнаша ала.
Диктантта катнашучылар өчен өч төрле текст әзерләнде: катлаулы (Идел-Урал өлкәсе өчен), уртача (РФ төбәкләре өчен) һәм җиңел (чит илләр өчен) дәрәҗәләр. Катлаулы дәрәҗә: Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек; уртача дәрәҗә: Гомәр Бәширнең «Туган ягым – яшел бишек» хикәясеннән өзек; җиңел дәрәҗә: Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» хикәясеннән өзек булачак.
Быел беренче тапкыр диктантны латин әлифбасында язарга мөмкин булачак. Аның өчен Tatar Grammar берләшмәсе «Агыйдел» хикәясеннән өзекне латин әлифбасына күчерде. Бу, беренчедән, башка илләрдә яшәүче милләттәшлеребез өчен эшләнә.
8-10 ноябрьдә ТНВ Татарстан һәм ТНВ Планета телеканалларында 10:00 сәгатьтә артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка танылган шәхесләр катнашында Гөлназ Сәфәрова алып барган диктант уку эфиры оештырылачак. Ул ТР Милли китапханәсендә яздырылды.
Оештыручылар:Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты), «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе.
Тулырак мәгълүматны diktant.tatar сайтында табарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев