Татарстан Президенты Кырым Премьер-министры белән хезмәттәшлек хакында сөйләште
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Президенты Кырым Премьер-министры белән хезмәттәшлек хакында сөйләште

Татарстан Гоцанюк Кырым Хөкүмәте башлыгы итеп билгеләнгәннән соң рәсми сәфәр белән килгән федерациянең беренче субъекты булды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Премьер-министры Юрий Гоцанюк ике республика арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юрий Гоцанюк Кырым Республикасы Министрлар Советын быелның 1 октябрендә җитәкләде. Татарстан ул Хөкүмәт башлыгы итеп билгеләнгәннән соң рәсми сәфәр белән килгән федерациянең беренче субъекты булды.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Председателем Совета министров Республики Крым Юрием Михайловичем Гоцанюком

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Аның барышында яклар «сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәдәге төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләрен карады, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә үзара тәҗрибә алмашу хакында фикер алышты һәм башка актуаль мәсьәләләрне кузгатты», диелә хәбәрдә.

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/08/194951/

 

 

 

 


Нет комментариев