Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда авиаһәлакәттә исән калган ир-атның хәле ничек?

ТР Сәламәтлек саклау министрылыгы хәбәр итте.

48 яшьлек ир-ат һаман авыр хәлдә, реанимациядә. Аңа операция ясаганнар. Мультидисциплинар бригада эшли. Ул тәүлек дәвамында күзәтчелек астында, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрылыгы.  

Исегезгә төшерәбез, Кама Тамагы районындагы фаҗига 11 июль көнне булды. «Кукурузник» очып барган җиреннән җиргә төшеп дөрләп янды. Авиаһәлакәттә пилот, әни кеше һәм аның 11 яшьлек кызы вафат булды. Гаилә башлыгын авыр хәлдә хастаханәгә озаттылар. Әлеге гаиләнең Воронеждан булуы билгеле. 

Хәзерге вакытта фаҗига сәбәпләре ачыклана. Җиңел моторлы самолетның хуҗасы билгеле. Очкычта экскурсияләрне «Letai s nami» аэроклубы оештырган булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев