Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда боз явачак!

Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышының кабат начарлануы турында кисәтә. Иртәгә ягъни 8 июнь көнне сәгать көндезге 10 нан алып кичке 6 га кадәр республикабызда яшенле яңгыр, боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәчәк. Мондый көчле җил, боз бар кешегә дә начар тәэсир итә, бигрәк тә...

Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышының кабат начарлануы турында кисәтә. Иртәгә ягъни 8 июнь көнне сәгать көндезге 10 нан алып кичке 6 га кадәр республикабызда яшенле яңгыр, боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәчәк.
Мондый көчле җил, боз бар кешегә дә начар тәэсир итә, бигрәк тә юлда булганнарга. Һава торышы кисәк кенә бозылып, урамда калган вакытларда аеруча сак булырга кирәк. Электр чыбыклары, агачлар, реклама щитлары, элмә такталар янында тору катгый тыела. Җәрәхәтләрдән котылып калу өчен, подъездларга, биналарның подвалларына качарга кирәк.
Машина руле артында барганда аеруча игътибарлы булырга, тизлекне арттырмау, дистанцияне саклау мөһим. Мөмкин булган очракта, һава торышының начарлануы сизелсә, өйдә генә калырга кирәк, - дип хәбәр итә chelny-biz электрон газета.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев