Татарстанда яшүче 71 яшьлек хатын-кыз мошеннникларга 2 млн сумнан артык акчасын бирде
Җинаять эше кузгатылды.
Лениногорскида яшәүче 71 яшьлек хатын-кыз ике миллион сумнан артык акчасын югалткан. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, пенсионер мошенниклар корбаны булган.
Башта Россия Пенсия Фондының ялган хезмәткәре хатын-кызга шалтыраткан, аннан смстан код алып, дәүләт хезмәтләрендәге аккаунтына кергән. Шуннан соң аның белән ФСБ ның ялган «хезмәткәре» элемтәгә керә – ул хатын-кызны янәсе террорчыларга акча күчерүне булдырмый калу белән куркыта һәм җинаять эзәрлекләве белән яный.
Пенсионер курьерга «тикшерү өчен» 2 млн сумнан артык акча биргән. Аннары аферистлар хатын-кыздан 300 мең сум таләп итә. Күрсәтелгән сумманы күчергәннән соң җинаятьчеләр элемтәгә чыгудан туктый.
Җинаять эше кузгатылды. Полиция хезмәткәрләре мошенникларны һәм аларның курьерларын эзли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев