Татарстанда сөт бәяләре катгый күзәтү астына алынды
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов белдергәнчә, соңгы берничә атна эчендә сөт бәяләре сизелерлек артты. Хәзер сәүдәгәр сөтнең килограммын җитештерүчедән 24 сум 10 тиенгә ала. - Һәр атна саен сөтнең сыйфаты, бәяләре буенча мониторинг үткәрергә кирәк. Безгә күләме мөһим түгел, ә бер сыердан, бер литр сөттән...
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов белдергәнчә, соңгы берничә атна эчендә сөт бәяләре сизелерлек артты. Хәзер сәүдәгәр сөтнең килограммын җитештерүчедән 24 сум 10 тиенгә ала. - Һәр атна саен сөтнең сыйфаты, бәяләре буенча мониторинг үткәрергә кирәк. Безгә күләме мөһим түгел, ә бер сыердан, бер литр сөттән никадәр акча кергәнлеге кирәк, - диде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. Сөтне унбиш сумнан алып, 24 сумга арттырып сату очраклары һаман да бармы? Кайсы районнарда халыкны талау дәвам итә - җитәкчеләр менә шушы мәсьәләне аеруча контрольгә алырга кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев