Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанлылар җир эшләренә ордер һәм кертү өчен рөхсәтне онлайн ала алачаклар

Әлеге платформа тест режимында Әлмәт һәм Саба районнарында эшли. Платформаны эшләтеп җибәргәннән соң, хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерүгә гариза бирүнең уртача вакыты тугыз тапкыр кимегән.

Татарстанда ноябрь башында тест режимында эшли башлаган «Мин төзим» платформасын яңарттылар. Гамәлдәге дүрт онлайн-хезмәткә тагын дүртесе өстәлде, дип хәбәр иттеләр ТР Финанс министрлыгында.

Шулай итеп, татарстанлылар җир кишәрлегенең онлайн-шәһәр төзелеше планын, җир эшләре өчен ордер, файдалануга тапшыруга рөхсәт ала алачак.

Моннан тыш, цифрлы форматта газ бүлү челтәрләренә тоташтыру өчен шартлар тәкъдим ителә башлады",-дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Алга таба сервиста «Электр челтәрләренә техник тоташтыру өчен гариза бирү» хезмәтен алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Министрлыкта билгеләп үткәнчә, платформаның максаты — хезмәт күрсәтү срокларын кыскарту һәм дәүләт белән хезмәттәшлек сыйфатын арттыру. Әйтик, платформаны эшләтеп җибәргәннән соң, хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерүгә гариза бирүнең уртача вакыты тугыз тапкыр кимегән.

«Мин төзим» цифрлы платформасы «Цифрлы икътисад» милли проекты буенча булдырылган. Хәзерге вакытта ул республиканың Саба һәм Әлмәт районнарында сынала. 2021 елда сервис барлык татарстанлыларга да ачык булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев