Түбән Новгородта җәмәгать эшлеклесе Марат Юнисов вафат
Яңалыклар тасмасы

Түбән Новгородта җәмәгать эшлеклесе Марат Юнисов вафат

Ул озак еллар дәвамында «Туган як» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе булып эшләде

 Түбән Новгородта яшәүче күренекле җәмәгать эшлеклесе, күп еллар «Туган як» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе булып эшләгән Марат Юнисов 82 яшендә вафат булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша, диелә хәбәрдә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев