Театр халыкара фестивальдә катнаша
15-20 сентябрьдә Самарада “Салават күпере” милли курчак театрларының VII Халыкара фестивале уза.
. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән профессиональ курчак театрлары катнаша, аларның спектакльләре халык әкиятләре, эпослар, милли әдәбият һәм драматургия әсәрләре мотивларына нигезләнә һәм 5 яшьтән алып 12 яшькә кадәр тамашачы өчен билгеләнә. Чаллы дәүләт курчак театры артистлары жюри һәм фестиваль тамашачыларына В. Орлов пьесасы буенча куелган “Алтын чебеш” спектаклен тәкъдим итәчәк. Спектакль – “Алтын балдак” II төбәкара курчак театрлары, шулай ук “В гостях у Мойдодыря” III халыкара курчак театрлары фестивале призеры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев