Яңа ел алдыннан телевизор экраннарында татарстанлылар караячак яңа сериал «Җылы эзли җаннар» дип атала.
Һәр елдагыча тамашачылар өчен татар телендә яңа ел бүләген «ТНВ» телеканалының танылган режиссеры Нурания Җамалиева әзерли. Ә фильмның сценарие авторы — Чаллы язучысы һәм драматург Айгөл Әхмәтгалиева. Ул язган пьесалар Чаллы, Уфа һәм Оренбург театрлары сәхнәсендә уңыш белән бара, дип яза «Челнинские известия» басмасы.
6 серияле мелодрамада игътибар үзәгендә — кешеләрнең бер-берсен аңламавы, бу дөньяда кешелеклелек кебек сыйфатлар җитмәве.
«Айгөл миңа 45 битлек сценарий җибәрде, ә миндә ул ике тапкырга артты, — ди режиссер елмаеп. – Анда безнең тормыш турында сүз бара — гаиләдәге мөнәсәбәтләр, мәхәббәт газаплары, әхлакый мәсьәләләр — сюжетта болар барысы да чагыла. Шул ук вакытта фильмда интрига һәм юмор да бар, һәм, әлбәттә, барысы да көткән Яңа ел могҗизасы… Сериалда Камал театры артистлары катнашуы көтелә».
Нет комментариев