Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүләрнең дөреслеген тикшерәчәкләр

«Барлык шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү оештырырга кирәк», – диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

2022 елның 1 декабреннән Россиядә торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артты. Билгеле инде алар узган ай өчен квитанцияләрдә чагылыш та тапты. Яңа исәпләүләр исә күпләрдә ризасызлык уятты. Социаль челтәрләр зарлы хәбәрләр, комментарийлар белән тулды. 

Моны истә тотып ТР Президентны: «Түләүләрнең арту сәбәпләрен халыкка яхшылап аңлатырга, барлык шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү оештырырга кирәк», – дип белдерде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ярдәм чаралары күрсәтелергә тиешлеген дә искә төшерде. Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына субсидияләрне вакытында түләүне тәэмин итүне йөкләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак-коммуналь хуҗалык