Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камада матәм көннәре

Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

«Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә шартлау булганнан соң Түбән Камада 3 көн матәм көне игьлан ителде. Бу көннәрдә учреждение биналарында дәүләт флаглары төшерелә.

«Кичәге фаҗигагә бәйле сәбәпле, Түбән Кама муниципаль районында өч көнлек матәм. Массакүләм күңел ачу чаралары үткәрелми. Бу – кайгы һәм ярдәм көннәре. Без һәлак булганнарның  гаиләләрнең кайгысын уртаклашабыз. Түбән Кама, без бергә», – дип язды шәһәр мэры Радмир Беляев. 

Исегезгә төшерәбез, гадәттән тыш хәл кичә булды. СИБУР мәгълүматлары буенча ике хезмәткәр һәм бер янгын сүндерүче һәлак булды. 
«Куркыныч җитештерү объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чп Түбән КАМАда фаҗига