Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камадагы шартлауда 12 кеше һәлак булды

Аларның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтелә.

 «Нижнекамскнефтехим»ның сәнәгать зонасында коткаручылар эзләү-коткару эшләрен тәмамлады. Предприятиенең рәсми мәгълүматлары буенча корбаннар саны 12гә җитте. Тагын бер хезмәткәрне эзләү дәвам итә.
Зыян күрүчеләрнең хәле тотрыклы, алар тернәкләнүгә таба бара. Мәскәү, Казан, Түбән Кама хастаханәләрендә 25 кеше дәвалана. Мәскәүдә 4, Казан республика клиник хсатаханәсендәге 2 авыруны реанимация бүлегеннән палатага күчерделәр. Бер зыян күрүче өенә кайткан.
Һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә компания хезмәткәрләре психологик ярдәм күрсәтә.
Исегезгә төшерәбез, «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә газ-һава катнашмасыннан янгын чыгып, шартлау хасил булган иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек сак фаҗига үлем-китем