Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында янгында гаиләсен югалткан анага акча җыялар

«Ул үзе генә калырга тиеш түгел», - диде Тукай районы башлыгы Фаил Камаев.

Тукай районы Сәет авылында чыккан янгын бөтен республиканы тетрәндерде. Агач йортта янгын чыгып, 7 кеше гомере өзелде. Алаларның дүртесе - балалар. Бары тик аналары Эльмира Гарданова гына исән калды. Ул ут чыкканда тавыклар ашатырга чыккан булган. 20 июнь авыл халкы һәлак булган гаиләне соңгы юлга озатты (монда язылган).

Бер мизгелдә 4 баласын, ирен, әнисен һәм абыйсын югалткан Эльмираның язмышына беркем битараф түгел. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев янгында һәлак булган гаиләне җирләү мәсьәләләрен үз өстенә алды. Алга таба да ярдәм итәчәген белдерде. "Ул үзе генә калырга тиеш түгел. Аңа җәмәгать, аралашу, эш кирәк. Дүрт балаңны югалту - мәңге оныта алмаслык яра. Торак буенча проблема хәл ителәчәк. Әмма җан ярасы ул озакка", - диде ул. 

Чаллының элекке мэры, Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та ярдәм итәргә әзер. Сәет - аның туган авылы. Җитмәсә, гаилә белән дә таныш булган. Командировкалардан соң ул авылга кайтырга вәгъдә итте. Бу хакта моннан укы. 

Битараф булмаган кешеләр дә махсус номерга матди ярдәм җыя. +7 (906) 330-80-13 (Сбербанк) номерына акча күчерергә була. Ул Рахманова Фәйрүзә Рәшитовна исемендә. Акча җибәргәндә "Эльмирага" дип язу сорала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару