Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Васил Шәйхразиев янгында гаиләсен югалткан анага ярдәм итәчәк

Шушы көннәрдә ул Сәет авылына кайтырга җыена.

Чаллының элекке мэры, хәзер Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Тукай районы Сәет авылында чыккан янгын буенча үз фикерен белдерде. Бу хакта ул chelny-biz.ru сайты хәбәр итә. Сәет – Васил Шәйхразиевның туып үскән авылы. Җитмәсә, ул янгында гомере өзелгән гаилә белән дә таныш булган. 1970нче елларда механизатор, комбайнер булып эшләгән Шамсун бабаларының ярдәмчесе булып хезмәт иткән.

-    Шушы көннәрдә командировкалардан соң мин авылга кайтачакмын. Күзәтчелек органнары рөхсәт итсә, янгын урынын чистартачакбыз. Гаиләсен югалткан ана теләсә, йорт төзеп бирәчәкбез, ремонт та ясаячакбыз. Кайгы берләштерә, җаваплылыкны арттыра. Иң куркынычы монда – балалар гомере өзелүе. Мин һәрвакытта балалар үлемендә зурлар гаепле дим. Электр чыбыкларына гына сылтау дөрес түгел, аның шундый дәрәҗәгә килүенә зурлар гаепле. Хәзер якыннарын югалткан кешеләргә Аллаһтан сабырлык сорыйсы гына кала. Аларга бездән кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, - диде Васил Шәйхразиев. 

Тукай районы Сәет авылында чыккан янгын турында монда язылган. 20 июнь көнне янгында һәлак булган 7 кешене җирләделәр. Моннан укы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару