Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районындагы авария: «Малайларның икесе авыр хәлдә Казанга озатылды»

Зыян күрүчеләрнең хәле турында БСМП матбугат хезмәте сөйләде.

Чаллы - Зәй - Әлмәт - Түбән Кама юлында чыккан авариядә берьюлы 7 кеше зыян күрде. Аларның 4се - балалар. Иң кечесенә нибары 1 яшь. Юл-транспорт һәлакәте турында тулырак монда яздык. 

"1 һәм 11 яшьлек малайлар авыр хәлдә вертолёт белән Казанга озатылды. 8 яшьлек малай һәм 5 яшьлек кыз Кама балалар медицина үзәгенең травматология бүлегендә дәвалана. Машина йөртүчеләрнең икесе дә БСМПның реанимация бүлегендә. 50 яшьлек "Лада" машинасы хуҗасы операция кичерде. "Лада приора" машинасын йөртүче 36 яшьлек хатын-кызның хәле уртача бәяләнә. Тагын бер пассажирның җилкә сөяге сынган", - дип хәбәр итте ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең матбугат хезмәте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев