Тукай районыннан килеп Чаллыда кибет янында үлгән
Ир-атның хәрәкәтсез яткан гәүдәсенә үтеп баручы хатын-кыз тап булган.
Чаллыда 30 комплекстагы сәүдә үзәге янында 62 яшьлек ир-атның гомере өзелә. Аның хәрәкәтсез яткан гәүдәсенә үтеп баручы хатын-кыз тап була. Ул урынга ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтен чакырта, тик инде соң була. Соңыннан мәгълүм булганча, ул Тукай районының Иске Ерыклы авылыннан килгән була. Хәзерге вакытта үлеменең сәбәбе ачкылана.
18/12 йорты янында да шуңа охшаш очрак теркәлә. Анда эскәмиядә гадәти булмаган позада утыручы кешегә игътибар итәләр, табибларны чакырталар. Тикшерү үткәргән белгечләрнең сүзләренә караганда 52 яшьлек ир-ат якынча 2 сәгать элек үлгән була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев