Тукай бәйгегә дәшә
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, шәһәр китапханәләр системасының 13нче китапханәсе, Яр Чаллы язучылар оешмасы белән берлектә, 20 апрельгә кадәр интернет-бәйге игълан итә. Анда 12 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Бу хакта тулырак Вконтакте интернет челтәренең 13нче китапханә битендә vk.com/chelny.library13 танышырга була. Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны...
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, шәһәр китапханәләр системасының 13нче китапханәсе, Яр Чаллы язучылар оешмасы белән берлектә, 20 апрельгә кадәр интернет-бәйге игълан итә. Анда 12 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Бу хакта тулырак Вконтакте интернет челтәренең 13нче китапханә битендә vk.com/chelny.library13 танышырга була. Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны cbs_filial13@mail.ru электрон адресы буенча кабул итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев