Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

UFC лигасында Көрәшче Ринат Фәхретдинов түбәтәй киеп чыгыш ясарга тели

Катнаш көрәш буенча иң көчле лигага кергән беренче татар көрәшчесе киемендә дә Татарстан символикасы чагылыш табар дип планлаштырыла.

UFC лигасына кергән беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов катнаш көрәштә (MMA) түбәтәй киеп чыгыш ясарга тели. «Хәбиб Нурмагомедов көрәшкә папаха киеп чыга. Без татар милли түбәтәен кию турында рөхсәт сораячакбыз. Рөхсәт итсәләр, түбәтәй киячәкмен», — диде спортчы «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Татар спорт берлеге җитәкчесе Марат Капкаев Ринат Фәхретдиновның экипировкасында чагылачак милли символикалар турында сөйләде. «Гомумән, безнең команда кия торган майкаларның сул кул иңбашында Татарстан флагы беркетелгән, катнаш көрәш сәнгате буенча профессиональ турнирларда катнашучы спортчыларның „Алга!“ шигаре дә бар», — диде Марат Капкаев.

Исегезгә төшерәбез, 15 гыйнвар көнне катнаш көрәш сәнгате көрәшчесе Ринат Фәхретдинов Mubadala спорт аренасында Америка спортчысы Эрик Спайслины җиңде. Соңрак татар көрәшчесе UFS лигасы белән контракт төзеде. Ул UFC — катнаш көрәш буенча иң көчле лигага кергән беренче татар көрәшчесе булды.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев