Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укытучы Алия Корбанова: «Бу сүзләрне ишетү күңелемә шундый авыр булды»

Укытучының җәмгыятьтәге роле турында бер фикер.

– Май аенда миңа блогерлар белән бер кичәдә утырырга туры килде. Шунда бер кызның сүзләре күңелемә нык кереп калды. «Мин башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләдем. Шундый туеп, арып киттем, бернинди хөрмәт, яхшы мөнәсәбәт булмады. Хәзер мин блогер, акчаны да күп эшлим, язылучыларым да байтак, ярый әле киткәнмен мәктәптән, йөрер идем шулай мескен булып», – дип сөйләде бу кыз. Бу сүзләрне ишетү күңелемә шундый авыр булды. Әйе, миңа калса, XXI гасырда – югары компьютер технологияләре, үзгәрешләр заманында – укытучы һөнәре икенче, хәтта арткы планга күчеп бара кебек. Элекке укучылардан «Кемгә охшарга телисең?» дип сорасалар, һичшиксез «Укытучыма!» дип җавап бирер иде.  XXI гасыр баласы «Мин блогер булам» дип җавап бирә инде.

Укучыларда үз һөнәренә кызыксыну, хөрмәт уяту укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм, заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Дәресне укучы кызыксынырлык итеп оештырырга, үз һөнәреңне, балаларны яратырга, укытучы булуыңнан оялмаска, горурланырга кирәк. Мондый укытучы, нинди заманда яшәвенә карамастан, уңышка ирешәчәк, укучылары аның белән кызыксыначак. Шуңа гаепне кайвакыт үзебездән дә эзләргә кирәктер. 

Һәр кеше үзенең күңеленә хуш килгән һөнәрне сайлый һәм аңа гомерен багышлый. Мин үз һөнәремне яратам, аны чын күңелемне, җанымны биреп эшлим. Бернәрсә дә җиңел бирелми, күп кенә уңышлар астында зур тырышлык ята. Әмма сайлаган һөнәремә әз генә дә үкенмим. Эшемнән зур ләззәт табып эшлим. Мәктәпкә, укучыларым янына ашкынып барам. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

Бу теләк миндә генә түгелдер дип уйлыйм. Мин укытучыларның кәгазь эшләрен бетерер идем, бетереп үк булмаса да, бик күпкә киметер идем.  Миңа калса, ул һәр ел артканнан-арта гына. Аларны эшләргә күп вакыт сарыф итәргә туры килә. Ул вакытны фәннәрне авыр үзләштерелүче балалар, сәләтле укучыларга багышлап булыр иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев