Чаллыда укытучылар экскурсиягә барды. Фотолар
Чаллының 54нче гимназиясендә яңа традиция барлыкка килде.
Чаллының 54нче гимназия укытучылары матур традиция булдырдылар. Уку елы тәмамлангач коллектив белән төрле тарихи урыннарга экскурсиягә баралар.
Былтыр Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның Актаныш районы Әнәк авылындагы «Бабайда кунакта» дип исемләнгән музей йортында булган иделәр.
Быел Чаллының тарихы урыннарын карадылар.
«Быел Чаллының – 400, автогигантта беренче «КАМАЗ» йөк машинасы чыгуга 50 ел тулды. Шул уңайдан шәһәребезнең тарихи урыннарында булып, тарихыбыз турында күбрәк беләсебез, экспонатларны күрәсбез килде. Башта халык арасында «Түбәтәй» буларак йөргән бинада булдык. Алабуга дәүләт музей-тыюлык экскурсоводы Илшат Әюпов шәһәрнең тарихи объектлары турында кызык һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Аннары автогигантның визит центрына бардык. Әлеге заманача музейда «КАМАЗ» төзелеше турында мәгълүматлар, кызыклы экспонатлар урын алган. Моны укучыларыбыз да кызыксынып карар дигән фикергә килдек. Без беренче «КАМАЗ» йөк машинасына утырып Мәскәү Кремленә барган төзелеш ветераны Равис Сабирҗановны укучылар белән очрашуга чакырган идек. Монда бик күп тарихи фотоларны карадык. Бик күп мәгълүмат алып, фотоларга төшеп, экскурсиядән канәгать булып кайттык», – диде гимназиянең директор урынбасары Фәнисә Сәлахиева.
Ул экскурсияне оештырырга ярдәм иткән өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаевка һәм шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьевка рәхмәт белдерде.
Татарстанда «Туризи һәм кунакчыллык» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев