Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Урамнарны яктырту – көнүзәк мәсьәлә

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев шәһәр урамнарын яктырту өчен җаваплы предприятие җитәкчеләре белән Яңа шәһәр бистәләре буйлап йөрде. Игътибарны җәлеп иткән беренче урам Җиңүнең 40 еллыгы урамы булды. Биредә 5,1 км озынлыктагы трасса яктыртылмаган. Урамның бер ягында - торак йортлар, икенчесендә - гаражлар. Наил Гамбәрович мөмкинлек табып,...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев шәһәр урамнарын яктырту өчен җаваплы предприятие җитәкчеләре белән Яңа шәһәр бистәләре буйлап йөрде.

Игътибарны җәлеп иткән беренче урам Җиңүнең 40 еллыгы урамы булды. Биредә 5,1 км озынлыктагы трасса яктыртылмаган. Урамның бер ягында - торак йортлар, икенчесендә - гаражлар. Наил Гамбәрович мөмкинлек табып, беренче чиратта урамның торак йортлар урнашкан ягында уңайлылык тудыру кирәклеген искәртте. Шулай ук Г.Камал, Ш.Усманов, академик Королев урамнары, Сөембикә проспекты игътибар үзәгендә булды.

Җаваплы хезмәткәрләр һәм журналистлар белән бергә автобуста яңа трамвай юлларын карап йөргәндә, җитәкче трамвай һәм яктырту баганаларын берләштерү мөмкинлеге турында әйтте. Моның өчен төзелеш документларын кабат карап, үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. "Әлегә алда торган бурычларны билгеләү кирәк. Беркемне дә тәнкыйтьләмим, яктырту мәсьәләсендә кайда ничек ярдәм итеп булуын гына ачыклыйсым килә, - диде Наил Мәһдиев. - Хәзер хәлгә бәя бирү кирәк, алдагы этап - карарлар кабул итү".

Бүгенге көнгә Чаллыда 30 км озынлыкта яктыртылмаган мәйдан бар. Проблеманы хәл итү өчен 65 млн сум тирәсе акча кирәк.

Шәһәр бюджетында бу максатларга акча каралмаган, ә менә республика программасы буенча яктырткычлар кую өчен шәһәргә акча килә. Быел Комсомол районында шушы эш өчен 5 млн сум үзләштерелгән. Элеватор тавында яктырту баганалары һәм яктырткычлар урнаштырылган. Киләсе елда исә Автозавод районына шундый мөмкинлек булачак.

Наил Мәһдиев программаның ни дәрәҗәдә үтәлүе белән дә танышты. Комсомол районында барлыгы 400 яктырткыч урнаштырылган, шуның 231е - Элеватор тавында. Дөрес, анда урамнар өлешчә яктыртыла иде. Ә инде республика программасы буенча ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә электр баганалары яңартылды, экономия йөзеннән яктырткычлар 400 ваттлыдан 60 ваттлыларга алыштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев