Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уразаны бозучы гамәлләр һәм рамазан аенда җенси мөнәсәбәтләр

Ураза бозыла: Ашау яки эчү Таң атканнан башлап, кояш баеганчыга кадәр ашау- эчүдән тыелу зарури. Шулай ук, тәнгә бернинди дә матдә керергә тиеш түгел, ул булсын борыннан, колактан, укол кадап, Һ.б., алар, шулай ук, уразаны боза. Әгәр кеше онытылып ашаса яки эчсә ул вакытта аңа гөнаһ булмый, Пәйгамбәребез, Аллаһының сәламе...

Ураза бозыла:

  1. Ашау яки эчү

Таң атканнан башлап, кояш баеганчыга кадәр ашау- эчүдән тыелу зарури. Шулай ук, тәнгә бернинди дә матдә керергә тиеш түгел, ул булсын борыннан, колактан, укол кадап, Һ.б., алар, шулай ук, уразаны боза. Әгәр кеше онытылып ашаса яки эчсә ул вакытта аңа гөнаһ булмый, Пәйгамбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа, әйткәнчә: "Чынлыкта бу кешене Аллаһ ризыкландырды".

  1. Үз иркең белән косу, әгәр косу ирексездән булса ул вакытта ураза бозылмый.

  2. Җенси мөнәсәбәткә керү. Ураза вакытындагы җенси мөнәсәбәт - бу бозган көн өчен генә түгел кәфәрәтне дә таләп итә, ул ике ай ураза тоту, әгәр булдыра алмаса, 60 кешене ашату зарури. Халык арасында шундый ялгышу бар имеш, ир белән хатын рамазан ае буена якынлык кылып яшәргә тиеш түгелләр, бу дөрес түгел, пәйгамбәребез авыз ачканнан соң сәхәр вакытына кадәр мөселманнарга ир белән хатын вазыйфасын үтәргә куша, монда гөнаһ юк. Әгәр дә хата фикер белән уйлап ай буена хатыны яки ире якынлык кылудан баш тартса тоткан уразалары да кабул булмыйча киресенчә, гөнаһка батарлар иде.

  3. Мәни чыгу. Әгәр мәни уяу вакытта чыкса, җенси мөнәсәбәт вакытында Һ.6., ул вакытта ураза бозыла. Әгәр мәни йоклаганда чыкса ул вакытта ураза бозылмый, ул вакытта кеше юынып ураза тотуны дәвам итә.

  4. Күрем яки бала тапканнан соң кан килү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев