Уңышлар сиңа, абитуриент
Югары уку йортларында урак өсте. Абитуриентларны кабул итү кампаниясенең иң кызган чагы. 26 июльдә, югары уку йортларының көндезге бүлекләренә, БДИ нәтиҗәләре буенча документларны кабул итү төгәлләнәчәк. Исегезгә төшеребәзе: 1 нче курска укырга керүчеләр берьюлы 5 югары уку йортына 3 белгечлеккә гариза биреп конкурста катнаша алалар. Вузларга тапшырылган гаризалар саны, яңа...
Яр Чаллы шәһәрендәге Казан (Идел буе) федераль университеты
15 июль көненә монда көндезге бүлекләргә 5 161, читтән торып укуга - 1377 гариза кабул ителгән. Бюджетлы урыннар саны исә быел 1123 не тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 186 урынга арткан. КФУда белем алырга теләүчеләр өчен кимендә 75600 сум акча әзерләргә кирәк булыр. Иң кыйммәтле профильләр "Дизайн" һәм яңа ачылган "Суыткычлы, криоген техникасы һәм төзекләндерү системасы". Аларның бәяләре 129000 сумны тәшкил итә. Яңа ачылган белгечлекләр арасында шулай ук "Туризм", КАМАЗ ихтыяҗы буенча "Инноватика" факультеты да бар.
- Безнең университет шәһәребезнең шактый гына оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Иң зурысы - КАМАЗ. Быел исә суыткычларны чыгаручы "Хайер" өчен дә белгечләр әзерли башладык. Студенларыбыз дүртенче курстан оешмаларда актив эшли башлыйлар. Югары уку йортын тәмамлауга, күбесе шунда ук урнашып та калалар, - дип аңлатты кабул итү комиссиянең җаваплы сәркатибе Алексей Илюхин.
А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты филиалы (КАИ)
Быел монда бюдҗетлы урыннар саны ике тапкыр кимегән. 2015 елда алар 75 булса, 2016 елда нибары 30 гына - "Информатика һәм хиспалау техникасы" бүлеге буенча - 10, "Машина төзү җитештерүен конструкторлык технологияләр белән тәэмин итү" дә - 20.
- Әлеге хәл без хезмәттәшлек итә торган оешмалар ихтыяҗларына бәйле, - дип аңлатты кабул итү комиссиянең җаваплы сәркатибе Азат Мостафин. - Алар арасында КАМАЗ, РариТЭК, "Кориб" ҖЧҖсы бар. Кабул иткән гаризалар санына килсәк, көндезге бүлекләрдә алар - 170е, читтән торып укый торганнарында 100. Яңа бүлекләр быел ачылмады, - дип аңлатты ул.
Мондагы көндезге бүлекләрдә белем алучылар өчен кимендә 64 370 сум түлисе була. Иң кыйммәтле факультетлар арасында техник юнәлешләр - 79 672 сум.
Яр Чаллы сәүдә-технология институты
Әлеге югары уку йортында 275 бюджетлы урын каралган. Иң популяр белгечлекләр арасында "Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе", "Җәмәгать туклануы буенча хезмәт күрсәтү һәм оештыру эшләре", "Икътисад һәм бухгалтер хисабы" тора. Быел яңа гына ачылган белгечлекләргә - "Пешекче-кондитер", "Сөт продукциясе җитештерү мастеры" на да сорау зур. Бер урынга 4-3 кеше. Көндезге бүлектә уку бәясе - 35000 сум, читтән торып уку - 22 000 сум. Анда 480 абитуриент гаризасын тапшырган.
- Безнең югары уку йорты шуның белән аерыла: укып чыккан һәр белгечебез дә 100% эшкә урнаштырыла. Аның һөнәри үсешен дә әле 3 ел дәвамында күзәтеп торабыз. Быел "Просто молоко" ЖЧЖсы белән актив эшлибез. Алар ихтыяҗларыннан чыгып махсус белгечлек тә ачтык. Моннан тыш "Чаллы икмәге" сәүдә йорты, "Чаллы икмәге" АҖ, "Леруа Мерлен", "Мэтро", "Лента", "Детский мир", "Медиа Маркет" оешмалары белән, "Искушение", "Круглый стол", "Максимилианс" кебек җәмәгать туклануы урыннары белән эшлибез, - дип сөйләде кабул итү комиссиянең җаваплы сәркатибе Олеся Хабибрахманова.
В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты
Әлеге югары уку йортында да яңа белгечлекләр ачылмаган. Аның урынына икътисад һәм юридик факультетларына күпләп гаризалар бирәләр. Гомумән, 15 июльгә институтка 700 гариза кабул ителде, диде кабул итү комиссиянең җаваплы сәркатибе Светлана Титова. Монда белем алу өчен кимендә 48 000 сум акча кирәк булыр.
Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты
Монда 434 бюджетлы урын каралган: 208 - көндезге бүлекләргә, 226 - читтән торып укучылар өчен. 2015 ел белән чагыштырганда ул 100 урынга күбрәк, диде кабул итү комиссиянең җаваплы сәркатибе Гайде Исакаева. Югары уку йортында белем алу бәяләренә килгәндә алар 64370 суммнан алып 126000 га кадәр аралыкта. Иң кыйммәтле факультетлардан "Физик культура", "Дизайн" чутланыла. Әлеге уку йортына 1741 абитуриент гаризаларын инде тапшырган. Яңа белгечлекләрдән быел "Социаль-мәдәни эшчәнлек менеджменты" һәм "Математика һәм компьютер фәннәре" ачылган.
Барлык абитуриентларга да теләгән уку йортларына урнашып, "студент" исемен алуын телибез. Уңышлар юлдаш булсын сезгә!
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев