Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уңышлар юлдаш булсын

Моңа кадәр пресс-рам заводы профсоюз комитетын җитәкләгән Александр Васильев "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе итеп билгеләнде. Александр Анатольевич тумышы белән Зәй районы Дүрт Мунча авылыннан. Гомере буе Чаллыда яшәде, КАМАЗда, пресс-рам заводында эшләде. Техникумда укып, кою производствосы белгечлеге ала. Кою заводында эшләп, армиягә китә. Аннан ПРЗга эшкә кайта. Биредә...

Моңа кадәр пресс-рам заводы профсоюз комитетын җитәкләгән Александр Васильев "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе итеп билгеләнде.

Александр Анатольевич тумышы белән Зәй районы Дүрт Мунча авылыннан. Гомере буе Чаллыда яшәде, КАМАЗда, пресс-рам заводында эшләде. Техникумда укып, кою производствосы белгечлеге ала. Кою заводында эшләп, армиягә китә. Аннан ПРЗга эшкә кайта. Биредә инженер, өлкән инженер, хезмәт һәм хезмәт хаклары буенча бюро башлыгы була. Шул елларда Мәскәүдә икътисадчы белгечлегенә укый.

Эшен җиренә җиткереп башкаручы, сәяси һәм иҗтимагый тормышта актив позициядә булган белгечне башта заводның профком рәисе урынбасары, аннары рәис итеп сайлап куялар.

Завод хезмәткәрләренең проблемаларын белеп, хәл итәргә тырыша. Коллективта тиз арада хөрмәт казана. "Рәистән производство серләрен белү дә, икътисад, юрист, психолог булу да таләп ителә. Кеше сине сайлап куя, ул сиңа ышана, синнән яклау һәм ярдәм көтә", дип, ул ярдәм сорап килгән кешеләрнең барысына да булышырга тырыша. Александр Анатольевич фикеренчә, завод җитәкчелеге белән уртак тел табып эшләү мөһим сыйфатларның берсе булып тора. Профком рәисе булып эшләгән дәвердә директорларның барысы белән дә уртак тел таба ул.

Александр Васильевны шәһәрдәшләр депутат буларак та яхшы белә. Ике тапкыр халык аны сайлап куя, шул рәвешле, үзенең ышанычын күрсәтә.

Яңа урында да Александр Анатольевичка уңышлар юлдаш булсын!

***

Чаллы эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары итеп полиция подполковнигы Рөстәм Гарифуллин билгеләнде.Ул 1995 елда районара милиция бүлегендә кече оперуполномоченный булып эшли башлый. Үсешнең барлык этапларын үтеп, Рөстәм Рафаил улы 2012 елда оешкан җинаятьчелек белән көрәш бүлеге башлыгы дәрәҗәсенә ирешә. Моңа кадәр эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән Рөстәм Сабиров "Электротехниклар" полиция бүлеге башлыгы итеп күчерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев