Бу хакта социаль яклау идарәсе башлыгы Раилә Якупова хәбәр итте.
Татарстанда аз керемле гражданнарга үз эшен ачу өчен бер тапкыр дәүләт социаль ярдәме күрсәтелә. Аның күләме 350 мең сумга кадәр тәшкил итә. Моның өчен бизнес- план төзергә, профильле белем буенча сертификат яисә башка документ тәкъдим итәргә кирәк. Чаллыда 2025 елда бу мөмкинлектән 372 кеше файданган. Аларга 76 млн сум акча бирелгән. Быел 253 кешегә 51 млн сум акча бирелгән. Гариза бирүчеләр саны 58 процентка арткан. «Гариза бирүчеләрнең керемнәре тиешле суммадан арту сәбәпле, күбесенә дәүләт социаль ярдәме бирелмәде», – диде социаль яклау идарәсе башлыгы Раилә Якупова.
Нет комментариев