Велосипедта йөрмәсәм, нәрсәдер җитми кебек
Бензин бәяләре арткач, күпләр велосипедка күчү турында уйлана башлады.
Ә шәһәрдәшебез Гөлшат Хөсәенова инде дүрт ел элек «тәгәрмәчле ат»ны иярләгән. Ул эшкә дә шулай йөри, кичләрен ял итүе дә велосипедта.
– Кызыбыз Зөлфиянең туган көненә велосипед алган идек, бер елдан соң ул анда йөрми башлады, тик торды. Ирем әйтә, утыр, әйдә, паркка барабыз, урам әйләнәбез, ди. Үгетләпме-үгетли, ә мин бармаска сәбәпләр табып торам. Машинабыз булса да, ул үзе күптәннән эшкә велосипедта йөри. Аннары ничектер ризалаштым да йөреп кайттык. Һәм... бер атна буе утыра алмадым, бөтен тән авырта – утыргычы да уңайсыз, мускуллар да ияләшмәгән, – дип елмаеп искә төшерә Гөлшат үзенең велосипед белән дуслашу тарихын.
Бер атнадан ул тагын тәгәрмәч әйләндерә башлый, ял итә дә тагын паркларга бара. Аннары ияләшеп китеп, прогулкалар гадәткә әйләнә. Бер-ике елдан үзенә яңа, җиңел велосипед сатып ала. Әйтүенчә, уртача бәя 20-25 мең сум. Руле, тәгәрмәч радиусы үзенең буена, авырлыгына туры килсен өчен велосипедны белгеч белән сайлый. Шәһәрдәшебез фикеренчә, иң мөһиме – утыргычның уңайлы булуы. Ул үзенә интернет-кибеттән махсус йомшагын, ягъни яхшы амортизация тәэмин итәрлеген кайтарта. Аңа карап ире, дуслары да шундыйга күчә. Һәм велосипедта йөрүнең бик күп уңайлы якларын «ача».
– Теләсә кайсы урынга барып була, бензин да кирәкми, автобусны көткән кебек вакыт үткәрәсе дә, тыгында барасы да юк. Эштән соң аеруча үзебезнең Чаллыдагы яр буйларына барырга яратам. Әнием шул якларда яши, аны да күреп киләм. Юллар уңайлы, махсус сукмаклар бар, ә иң мөһиме – шулкадәр матур урыннарны күреп, хозурланып йөрим. Җәяү бу кадәр араны гомергә дә үтмисең бу вакытта. Ә мин ял да итәм, кайтып өйдәге эшләремне эшләргә дә өлгерәм.
Гөлшат 65нче комплекстагы өеннән 32нче комплекста урнашкан эшенә 40 минутта барып җитә. Тизрәк та мөмкин, тик ул ашыкмыйча, тирләмичә баруны кулай күрә.
– Тукталышка чыгу, автобуста бару, аннары эшкә кадәр араны исәпләсәң, анда да шул ук вакыт китә, тик велосипед белән барганда мин сәламәтлегемне ныгытам – кардиокүнегү ясаган кебек булам, бөтен мускулларым хәрәкәткә килә. Тик шунысын да әйтәсем килә, бу шөгылем файда өчен генә түгел, күңел өчен дә – бер-ике көн утырмасам, нәрсәдер җитми кебек, сагына башлыйм. Аннары, игътибар иткәнегез бардыр, автобуста бөтен кеше телефонда «утыра», тәрәзәгә күз дә салмый диярлек. Алай кошлар сайравын да, кояш чыкканын да, чәчәкләрне дә, шәһәрнең төзеклеген дә, гомумән, җәйнең ямен, рәхәтен дә күрми каласың.
Ә инде уңайсыз яки велосипедта йөргәндә истә тотарга кирәкле якларга килгәндә, Гөлшат киемне атый – итәк яки артык киң чалбар киеп булмый. Шулай да бу киртә түгел, эшкә баргач киемне алыштырырга була дип саный ул.
– Иң мөһиме – юлга догаларыңны укып, яхшы ният белән чыгу, сукмактан барганда юл бирү, башкаларга комачауламау. Мин шулай итәм һәм Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен тоям кебек – хәтта светофорларның да гел яшел уты яна, дип елмая ул.
Хәзер 15 яшьлек кызы да, кызыгып, әнисенең велосипедын алып урамда йөрергә чыгып китә башлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев