Вирусолог коронавирус белән кабат зарарлануга тәэсир итүче фактор турында сөйләде.
Әгәр коронавирус белән авырган кешенең иммунитеты зәгыйфь булса, ул кабат бу чирне йоктырырга мөмкин.
Бу хакта "Sputnik" радиосына биргән интервьюсында вирусолог, Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты профессоры Анатолий Альтштейн сөйләде. Белгеч фикеренчә, кабат инфекцияләү ихтималын беренче чир вакытында ук бәяләргә мөмкин. Биредә кешенең иммунитеты төп фактор булачак.
- Әгәр инфекция йоктырганда иммунитет бик йомшак булса, бу симптомсыз формада да булырга мөмкин, ул чакта кеше кабат авырырга мөмкин, — дип саный Альтштейн.
Ул искәрткәнчә, коронавирустан төп саклау — кешенең табигый иммунитеты. Альтштейн фикеренчә, коронавирусны симптомсыз кичергән кешеләр дә кабат йоктыра ала. Шул ук вакытта сирәк очракларда кабат инфекция беренчесенә караганда авыррак булырга мөмкин, дип кисәтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев